Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дәһшәтле чибәрлек

Хакыйкатькә күзне ачыйк, менә нинди – Милләтенең сөтен җуйган чор анасы...

Кәттә атлап килә!

Нәзакәтле бармаклары арасында

Җем-җем көйри сигаретның көлсу күзе.

Кызыл-кучкыл иреннәрдән, бөдрәләтеп,

Боҗра-боҗра төтен чөеп килә үзе.

Көмеш ука – зәһәр озын тырнаклары,

Колагында – киергедәй алкалары.

Ничә илнең байрак төсе – чәчләрендә,

Сокланыйммы бу замана чәчәгенә?!

Бар да кебек, юк та кебек – кыска итәк,

Көязлекнең тантанасы – чая ботлар...

Чыкы-чыкы чукып бара үкчәләре,

Хәтта, туктап, тынын көйли чал ир-атлар.

Калку-текә күкрәгенең ядрәләре

Тетрәп тора муенсалар арасыннан.

Сискәнер дә кояш нуры кире чигәр

Назы качкан тәкәббер, боз карашыннан.

«Шоу» дигән шау, иблис көе – металл шаңы

Яшьлегеннән эчке моңын савып алган.

Узган гасыр комсомолы – әбисенең

Бер әчмуха татарлыгы йогып калган...

Чибәр үзе, каһәр! Мондый килеш-килбәт

Халыкара модаларны тез чүктерә.

Асылында – нинди фасыл?.. Сүз камчысын

Селти язып, тыелалдым чүт-чүт кенә.

Яшь әни бу! Парк буйлап этеп бара –

Фаэтондай купшы-матур бала арбасы.

Хакыйкатькә күзне ачыйк, менә нинди –

Милләтенең сөтен җуйган чор анасы...

........................................................................

Шакып уятты да...

Хатирәләр купты тамырыннан.

Әнә ул – мин, ята сабый, күккә карап,

Имезлеге – арыш камырыннан.

Кабык арба тартып әнкәм бара

Рәшәле басу камылыннан.

Кинәнәме тургай, нинди моңнар саркый,

Талир тәңкә чыңы – толымыннан.

Елату да шуннан, юату да шуннан –

Буыннардан күчкән үз моңыңнан.

Әнкә сөте белән, үлән суты белән

Ныгып, ялантәпи җилдергәнбез!

Туган телдән тәлгәш-сүзләр өзеп,

Тәм-сихәтен җанга сеңдергәнбез.

Тынма, хәтер... Йодрыклана үҗәтлегем:

Искермәгән әле иске көйләр!..

Бәхилләшә кырыс заман аръягыннан

Айлы алка таккан чын әниләр.

Җырда яшәү тапкан инәкәйләр...

...............................................................

Үтеп китте әнә! Чәнти бармак белән

Этеп кенә затлы бала арбасын.

Үткен тояк – биек үкчә, чыкы-чыкы,

Узып бара, чәнчеп... ү з А л л а с ы н...

 

Диккать! Тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян сала!

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев