Дәвам
Өмет. Йолдыз. Күктә. Биек. Җилләр үтте яннан биеп. Казан суы. Зәңгәр дулкын. Асфальт. Чәчәк. Дәвам булсын.
Кирмән. Мәчет. Чиркәү. Баскыч.
Уалган таш. Ишек. Ачкыч.
Күз яшьләре. Көлү. Урам.
Чирәм. Әрем һәм гөлбадран.
Кичә. Бүген һәм иртәгә.
Кояш чыга һәр иртәдә.
Офык. Күкләр. Йолдыз нуры.
Кемдер кызы. Кемдер улы...
Эзли, таба... Һәм югалта...
Пычкы. Кылыч. Җәя. Балта.
Эзләр. Күзләр. Тояк. Кешнәү.
Пошкыру һәм ирен тешләү.
Шатлык. Сагыш. Моң дәрьясы.
Анда елый кем баласы?
Яңгыр ява. Шыбыр-шыбыр.
Хис-хатирә... чылбыр-чылбыр.
Сәгать чыңы. Ялган-чыны.
Кыз баланың зарлы җыры.
Агыла моң. Эчтән. Түрдән.
Җан сискәнә әйткән сүздән.
Өмет. Йолдыз. Күктә. Биек.
Җилләр үтте яннан биеп.
Казан суы. Зәңгәр дулкын.
Асфальт. Чәчәк. Дәвам булсын.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев