Логотип Казан Утлары
Шигърият

Cүзгә эндәшү

Егылма, Сүз! Түз! Сиңа дип язылган ошбу гомер.

«Әүвәл Сүз булган...»
Тәураттан

Егылма, Сүз! Түз! Сиңа дип язылган ошбу гомер.

Дәвам ит юлың, яраңны кысыплар бәйлим дә бер...

Кем шулай җәрәхәтләде сине, Раббыдан узып?

Юлдан яздырмакчылармы яңа язмышлар сызып?

Җиңел булырмы сиңа? Юк! Барасы юлың ерак,

Барасы юлың бормалы, чат саен утлы тозак.

Сыгылма, Сүз! Бул син горур, атла җиргә нык басып!

Атылган уктай туры бул, китсәң дә кайчак ярсып.

Җылыт туңган бәгырьләрне, җан өр син җансызларга,

Көчсезләргә көч-куәт бир, шәфкать бир кансызларга.

Коендыр дәрьяларыңда, сафлансын әле җаннар.

Чумып, дәрья төпләреннән эзлик энҗе-мәрҗәннәр.

Елама, Сүз! Күз яшьләрең күрсәтмә, зинһар, чыда.

Сүзсез калып сабыр ит син телсезлек дөньясында.

Тел очымда гел бер Сүрә тибри: «Әүвәл булган Сүз!..»

Булырсыңмы Ахырда да – җанга якын, изге, үз?
 

 

"КУ" 02, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев