Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чык төшсә дә егылыр гөл идем

Чык төшсә дә егылыр гөл идем, Үрә бастым давыл каршына…

...Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Зөлфәт


Чык төшсә дә егылыр гөл идем,
Сак кагылсаң гына ачылган...
Саксыз кагылулар күрә-күрә,
Әллә кайчан инде җан сынган...
Ничек кенә сабыр яралсаң да,
Бетә икән түзәр түземең...
Нахак гаеп, сүз яраларыннан
Гөл таҗыдай сынып өзелдем...
Нәфис иңнәремә күп күтәрдем
Авырлыгын фани дөньяның...
Тоймаганмын, кайгы килгән саен
Бәгырь катып, җаным сынганын...
Мескен диеп көлмәсеннәр өчен
Мин түзәргә әзер барысына...
Чык төшсә дә егылыр гөл идем,
Үрә бастым давыл каршына…

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев