Чү, тукта син, мизгел, ашыкма!
Ут йотып, ашыгып гомерне куабыз. Көтәбез, кич җитсә, алсу таң атканын. Кыш кергәч, зарыгып, җәй гөлен сагынып, Көзләрдә – ургылып яз суы акканын.
Ут йотып, ашыгып гомерне куабыз.
Көтәбез, кич җитсә, алсу таң атканын.
Кыш кергәч, зарыгып, җәй гөлен сагынып,
Көзләрдә – ургылып яз суы акканын.
Офыкны кисәләр корычтан канатлар.
Вакытка ияреп чорларны ваклыйбыз.
Ашыга машина, ашыга кораблар.
Ашыгып сөйлибез, ашыгып атлыйбыз.
Болытлар астында елгалар йөгерә.
Дулкыннар вакытны куалый.
Яшь кызлар әйләнә әбигә ашыгып,
Карчыклар яшь кызлар булалмый.
Чү, тукта син, мизгел, ашыкма!
Карашыйк бер туктап күзгә-күз.
Син күчкәч үткәнгә... киләчәк көткәндә,
Очрашмабыз кабат бер дә без.
Чү, тукта син, мизгел, ашыкма!
Фирдәүсә Бикмәтова
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев