Шигърият
Чиктә
Тик һаман туктамыйм, йөгерәм Юл аша... Кая диң? Кибеткә! Ипигә, күмәчкә, май-сөткә... Ә гомер бердәнбер, бергенәм…
Шәһәр урамнары төз дә соң,
Шул урамнан йөргән без дә соң…
Юл аша йөгерәм: «Өлгерәм!»
Итәгем машина тузанын сөртә,
Газонда үләннәр «аһ» итә,
Сискәнеп һәлакәт җиленнән...
Барыбер туктамыйм, йөгерәм,
Миемне яшендәй уй өтә,
Сүгәмен үземне эт итеп,
Кан кача куркынган йөземнән.
Тик һаман туктамыйм, йөгерәм
Юл аша... Кая диң? Кибеткә!
Ипигә, күмәчкә, май-сөткә...
Ә гомер бердәнбер, бергенәм…
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев