Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чир

Чир белән җир бердәй яңгырашлы, Ахры, чир ул махсус җирдән килә, Безнең тәннәр бит ул җиргә азык, Чир кимергән тәннәр җиргә иңә.

Чир белән җир бердәй яңгырашлы,

Ахры, чир ул махсус җирдән килә,

Безнең тәннәр бит ул җиргә азык,

Чир кимергән тәннәр җиргә иңә.

Авырулар килә-китә тора,

Куркынычы аның – исемсез чир,

Ул аждаһа – шулай азык җыя,

Җир куены көтә тәнне... тәкъдир.

Ахры, чир ул әҗәл токымыннан,

Чир-кармагын җайлап сала әҗәл,

Җан-бәгырьгә үрелгәннән бирле,

Шуннан котылырга эзли әмәл...

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев