Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чеховка кайту яки Ротшильд эскрипкәсе

...Бер кинәндек халык арасында – Азык эзләп йөрдек язарга!..

Алдан хәбәр биреп тормый гына,

Кайттым әле Антон Чеховка:

Җылы эзләп, гәптәш эзләп кайттым,

Чит учакка кайттым – чит утка!

Таганрогның бер тар тыкрыгында

Без йөрибез икәү гәпләшеп...

Әллә колак ялгыш ишеттеме –

Кемдер әйтте сыман: «Чәпләшке!»

Татарлыгым йөземә чыккандыр шул:

Шулай диюләре ихтимал.

Аннары бит... Чехов заманасы...

Каян килсен безгә ихтирам?!

Әле... СССРны узасы бар,

«Гололобый» булып ничә ел...

Без һаман да бөек халык түгел,

Шул ук «кече туган» – кичәге...

Азатлыкның әле исе дә юк,

Күренгәне дә юк ирекнең...

(Әкрен генә күтәрелгән чагы

Дәрәҗәсе чәшке бүрекнең!)

...Нинди хикмәт белән килеп чыктык

«Чехов базары»на – Казанга...

...Бер кинәндек халык арасында –

Азык эзләп йөрдек язарга!...

Кайсылары сыер теле ала,

Кемдер ала чучка колагы...

...Ишетелде шулчак бер кырыйда

Ротшильд эскрипкәсе1 елавы.

1 Ротшильд эскрипкәсе – А.П.Чеховның шул исемдәге хикәясенә ишарә. (Автор искәрмәсе.)

 

"КУ" 08, 2016

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ялганчы да түгел, мин, билгеле, ......фантазер да түгел, псих та. .........Сатып алып вакыт машинасын, .........кунак булып кайттым Чеховта. ........ ...Чәркәханәдә гәпъ кора- кора, .........чәйли- мәйли торгач кич җитте. ........Таганрогның бер тар тыкрыгында, .........рәхәтләнеп икәү печ иттек. ......... ...Чехов шунда миңа “Чәпләшке”-ди, .....әллә мәе узган чаманы? ........Хурлансам да, телне тешләп түздем, .........Заманы бит- Чехов заманы!.. ......... ... Сәйлән (Дәвамы бар)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аннан безгә кайтыш, СССРнытуры килде карап үтәргә.Тәмам азды Чехов, тотынды бит,“такырбаш” дип мине үртәргә.Күпме кирәк мыскыл итте, ә мин тыеп тордым көчкә йөрәкне.Тик Казанга кайткач кына беразкүтәрдем мин чәшке бүрекне.Ә Казанның Чехов базарындамин Чеховны үзем сыйладым:“Милли азык”, диеп бик ошатты,мин кыздырган чучка колагын...Озатканда аны, татар көенРодшильд эскрипкәсе уйнады.Чехов шунда нидер әйтмәк булды,тик әйтмәде үксеп елады... ... Сәйлән