Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чакыру

Кер син миңа төннең уртасында, Уртасында җәйнең йә кышның.


Кер син миңа төннең уртасында,
Уртасында җәйнең йә кышның.
Искә алып бергә утырырбыз,
Якты мизгелләрен тормышның:
Борынгыдан калган йолаларны,
Сәрхуш ямщик сузган җырларны,
Бабайларның гореф-гадәтләрен,
Алтынга тиң гүзәл чорларны.
Аек баштан аннан гәп куертып,
Яшьлек гөнаһлары хакында,
Онытылып барган шигырьләрне
Искә алыйк табын артында.
Аһ, бу дөнья ыгы-зыгысында
Төштә дә юк тынгы, өндә дә.
Дусларыма кирәгем бар икән,
Шөкер, яшим, димәк, дөньяда!

Хәйдәр Бәдретдинов

Рус теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев