Чалма гөлем
Чалма гөлнең күңел тула исләреннән, Баш югалттым татлы сөю хисләреннән.
Мин гөлләргә күмәр идем сине дидең,
Сөйгән чәчкәң кайсысы дип сорау бирдең.
Аңларсың дип иң яраткан чәчәгемне,
Чалма гөлләр төшкән алсу күлмәк кидем.
Чалма гөлнең бөреләре алма-алма,
Сөю таҗым ачылганны күрми калма.
Яратмасаң, бүләк итмә сыңар гөл дә,
Мине ялган өметләргә, зинһар, салма.
Йөрәгемдә дөрли гүя җәй челләсе,
Сөюемнән килә үлеп тереләсе.
Әверелеп вәгъдә иткән гөлләреңә,
Килә кайнар кочагыңа күмеләсе.
Чалма гөлнең күңел тула исләреннән,
Баш югалттым татлы сөю хисләреннән.
Син оныттың сүзеңне дә, үземне дә...
Ә мин сине чыгаралмыйм исләремнән.
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев