Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чәчләремне тара әле, әни!

Бар җиһаннан качыйм алларыңда – Чәчләремне тара әле, әни!

Мама, заплети мне косы! Как в детстве
Запрокину голову, прикрыв глаза.
Виталия Дроздова

Тара әле чәчләремне, әни,
Балачактагыдай, сак кына!
Һәр бөртеге саен сеңгән сагыш
Коелсын да калсын алдыңа.
Син күр әле, әни, чигәләргә
Синекедәй көмеш сибелгән!
Юшкын кебек борчуларым гына
Түгелергә тора күңелдән.
Тарагыңны батырып тара, әни,
Мин түзәрмен, бүтән еламам!
Чәчләр түгел, язмыш сынавында
Мин үземдер, ахры, чуалган...
Син үр әле чәчләремне, әни,
Алсу тасма элеп очына,
Мәшәкатьсез тик бер генә мизгел
Бүләк итеп газиз кызыңа!
Бар тәнемә иңсен җылылыгың,
Үзәгемә үтсен назың тәме!
Бар җиһаннан качыйм алларыңда –
Чәчләремне тара әле, әни!

 

«КУ» 04, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев