Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәйрәм калдырырга

Бәлки, бәйрәм калдырырмын диеп, кәгазь, каләм алам кулыма...

Әти яулап алган Бөек Җиңү

бәйрәм булып яши йөрәктә.

Ә кешене бәйрәм чын кешечә

яшәү һөнәренә өйрәтә!

Бәйрәм калдырырга яши кеше

үзеннән соң килгән буынга...

Бәлки, бәйрәм калдырырмын диеп,

кәгазь, каләм алам кулыма...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев