Буш хыялга эндәшү
Хыялдагы буш хыялым, Җан хыялым, мең яшә! ...Ерак офыклар артына Якты елларым дәшә.
Буш хыяллар белән йөрмә!
Бер «дусның» сүзләре
Әй, буш хыял, син һаман да
Яшисең минем җанда.
Сүндермичә гомер шәмем,
Саркып агасың канда.
Кылдан нечкә өмет белән
Бәйләдең дә тормышка...
Нидер майтарган буламын,
Әйтерсең мин – кырмыска.
Сынады язмыш җилләре
Хыялый җилкәнемне.
Бөрешсәм дә бирешмәдем,
Сакладың һәр көнемне.
Мин сине кудым үземнән,
Беттем кайчак чиләнеп.
Ә син бәйләнчек чебендәй
Кабат кайттың әйләнеп.
Әгәр ташлап киткән булсаң
Ялгызлык атавында,
Бәлки үлгән булыр идем
Фиргавеннәр явында.
Синсез калыр идемме соң
Саклап үз тавышымны?
Батмый тормыш диңгезендә,
Яклап үз агышымны?
Мин бит ул сиңа үзем дә
Ышандым юри генә.
Шул ышаныч кодрәт бирде,
Көч бирде йөрәгемә.
Хыялдагы буш хыялым,
Җан хыялым, мең яшә!
...Ерак офыклар артына
Якты елларым дәшә.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Кысыр хыял белән яшәү .............. начармы ул, әйбәтме? ..............Бу фәлсәфи сорау, әмма ............. һич борчымый Аймәтне... ............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0