Логотип Казан Утлары
Шигърият

Буш уй

Ялгыз булгач – ялгыз ятам инде, Уйлар дәрьясына батам инде. Ике килсә гомер дия-дия, Үз-үземә акыл сатам инде.

Ялгыз булгач – ялгыз ятам инде,
Уйлар дәрьясына батам инде.
Ике килсә гомер дия-дия,
Үз-үземә акыл сатам инде.
Яши белер идем дигән булып,
Үз-үземә янә сабак бирәм.
Чебен генә, безләп, кара төндә
Мине эзләп оча ара-тирә...

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев