Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бүрәнәдән салган ышык амбар

Анда рәхәт, җәйге челләләрдә – Үзенә бер рәхәт салкынлык. Нәни генә кысан тәрәзәңнән Көн яктысы керә нур булып.

Бүрәнәдән салган ышык амбар,
Каян килеп кердең хыялга?
Җәйге төндә изрәп йоклар өчен
Минем җылы сәкем бар анда.
Анда рәхәт, җәйге челләләрдә –
Үзенә бер рәхәт салкынлык.
Нәни генә кысан тәрәзәңнән
Көн яктысы керә нур булып.
Монда бар да якын кечкенәдән –
Такта сәке, җылы юрганы...
Саклап тота торган җайлы чалгы,
Әниемнең иске урагы.
Монда – бөтнек, мәтрүшкәләр исе,
Бәйләп, тезеп элгән себерке.
Бар да катыш монда... тагын икмәк,
Капчыктагы тарткан он исе.
Кичке уен бетеп, төн салкыны
Чык сипкәндә, кайтып амбарга,
Күмеләм дә, төн җылысын саклап,
Мине көткән калын юрганга,
Изрәп китәм бөтнек, мәтрүшкәләр,
Каен себеркесе исеннән.
Әйтерсең мин, хуш исләрне тоеп,
Татлы һава сулап исерәм.

 

«КУ» 07, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев