Логотип Казан Утлары
Шигърият

Буран шул ук

Буран шул ук, күңел генә элеккеге түгел лә...

Казанымда буран бүген: дөнья акка күмелгән,

Әллә нинди серлелеккә, яктылыкка төренгән.

Кар бөртекләре, яратып битемне сыйпаштыра.

Керфекләргә кунып ала, чәчләрне буташтыра.

...Искә төшә яшьлегемнең иң матур бураннары,

Авылымның акка баткан гаҗәеп урамнары.

Их, хисләнеп йөрер идем ул буранда бүген дә!

Буран шул ук, күңел генә элеккеге түгел лә...
 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев