Шигърият
«Буран дулый. Ә күңелдә – Мәхәббәт өермәсе...»
Яннарыңа очып кына Их, бер кайтып киләсе!..
Буран дулый. Ә күңелдә –
Мәхәббәт өермәсе.
Яннарыңа очып кына
Их, бер кайтып киләсе!..
Кар булып, димим, буранны
Җитез акбүз ат итеп,
Иярлисе дә яныңа
Кайтасы иде җилеп.
Уралып каласы иде
Кайнар сулышларыңа...
Син генә йөрәк түремдә,
Исемең – тел очларымда.
Орчыгы зыр-зыр... Табигать
Ак кардан җепме эрли?
Буран дулый. Ә күңелдә
Хисләрем тынгы бирми.
Уемда уйчан карашың,
Тылсымлы сурәт кенәң... –
Ак бураннар уртасында
Сагынудан ярсып тибә
Моң тулы йөрәк кенәм.
"КУ" 12, 2019
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ник кайтмаска, әгәр, чынлап, бик тә килсә кайтасың?! .............Андый чакта, йә кем инде шигырь язып ята соң? ........... ...Акбүз түгел, әллә пегас аты эзләп йөрдеңме? ..........Юкса, буран уртасына эт күтенә кердеңме? ........... .. . Сәйлән
0
0