Булсын иде халкым
Мәңге яшәп булмый бу дөньяда: Килер бер көн – мин дә китәрмен. Кем булдым мин Җирдә? – Актарамын Гомер китабымның битләрен.
Минем инде: «Яшьли үләм», – диеп
Куркасым юк – узды яшь чаклар;
Сүнеп, күптән җилгә очты безнең
Яр буенда яккан учаклар.
Мәңге яшәп булмый бу дөньяда:
Килер бер көн – мин дә китәрмен.
Кем булдым мин Җирдә? –
Актарамын Гомер китабымның битләрен.
Мин тормышны сөйдем. Хәсрәттә дә
Рухым: «Яшим!» – диеп талпынды;
Тик шулай да яшәүдән дә бигрәк
Мин яраттым туган халкымны.
Мин яраттым аның телен, моңын,
Шигърияте булды сердәшем;
Тарихыннан, сыкрап, гыйбрәт алдым,
Җырлап үстем Тукай-Сәйдәшен,
Исән чакларында күреп белдем
Мәшһүр Мөштәриен, Камаен,
Сөйдем кышкы таңда алсу карын,
Якты көзен, гөлле май аен.
Татар галәменә гашыйк булып,
Өммәтемне сөйдем чын-чыннан,
Чөнки телем «Тәфтиләү»не җырлап,
«Мокамай»ны ятлап ачылган.
Мин бәхетле. Тик беләсем килә,
И Хакыйкать! Ачып куандыр:
Бәлки, үземнең дә, күпме яшәп,
Милләтемә файдам булгандыр?
Килер бер көн – мин китәрмен Җирдән,
Болытлардай агып кыйблага;
Тик милләтем берүк калсын иде,
Булсын иде халкым дөньяда.
"КУ" 07,2017
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев