Шигърият
Була иде...
Синең кебек үҗәт хатыннарның Кулларында җәннәте ирнең! Җыр итеп җырларлык гом(е)реңне Бөтен килеш син миңа бирдең!
Була иде «отказ» имзаларга,
Ләкин син үзсүзле икәнсең!
Син бит инде җирдә чагыңда ук
Миңа җәннәт бүләк иткәнсең!
Үлгәнеңне белә торып, Луиза,
Була иде каның сатмаска!
Имза салырга дигән кәгазьне
Чыраена тегенең атмаска!
Йөзең бизәп торган толымнарны
Була иде төптән кисмәскә!
Сәлам тапшырасы җил улына
Минем тарафларга исмәскә!
Синең кебек үҗәт хатыннарның
Кулларында җәннәте ирнең!
Җыр итеп җырларлык гом(е)реңне
Бөтен килеш син миңа бирдең!
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев