Бу тауларда без дә уйнап үстек...
Сәер төшкә охшаш бу тормыш, Мин еш кына нидер югалтам. Тапмасымны белеп торсам да, Табарсың дип җанны юатам.
***
Бу тауларда без дә уйнап үстек,
Төштә генә сыман үткәннәр.
Нәкъ безнең күк җирдә тәгәрәшеп,
Уйнап үсә инде бүтәннәр.
***
Барысын барлап, барысын яңартып,
Таныш сукмаклардан атлыймын.
Күпме эзләп, җитез балачакның
Үзен генә никтер тапмыймын.
***
Һич үкенмим, җанда сагышларым
Мөлдерәмә тулып торса да.
Жирәбәгә чыккан язмыш түгел,
Үземнеке – нинди булса да!
***
Чишмә булып ургылыр чакта
Тамчы булып кына тамганмын.
Үкенәмен, соңга калганмын –
Балкыр чакта пыскып янганмын.
***
Сабыр гына, берни өмет итми,
Каршылыймын гомер көземне.
Бу тормыштан бик тә канәгать дип,
Алдый алмам әмма үземне.
***
Бер ялгызым хыялым ачкан
Утрауда яшим күптәннән.
Аулак, тыныч, җанны көйдергән
Берни дә юк анда үткәннән.
***
Сәер төшкә охшаш бу тормыш,
Мин еш кына нидер югалтам.
Тапмасымны белеп торсам да,
Табарсың дип җанны юатам.
«КУ» 10, 2026
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев