Бу шәһәрдә
Нәрсә өчен тибә йөрәк? Онытмады! Бу шәһәрдә син каласың. Кала диңгез.
Сочи аэропорты. Июнь. 2026.
Бу шәһәрдә диңгез яши. Син яшисең.
Бу шәһәрнең сиреналар яра күген –
Иртә-кичен. Һәм яшәүнең серле көчен
Тоеп калыр өчен бар тик, бар тик «бүген».
Ә иртәгә... Изрәп ята диңгез булып
Күзләреңдә. Сүзләреңдә. Ята изрәп.
Бер тәүлеккә җирне тизрәк әйләндерәм,
Баш очында тоткан чакта Күкне бизгәк.
Очкан чакта өстебездән самолётлар.
Уянганда, сәгать түгел, минутларны
Саный-саный... Кайда әле? Кем әле без?
Нәрсә өчен тибә йөрәк? Онытмады!
Бу шәһәрдә син каласың. Кала диңгез.
«Кайтам» дигән сүзләр кала – сәер, яңа...
Хәвеф катыш яратуның шартлар көчен
Белә торып, баш очында кояш яна.
Бу шәһәрдән китеп булмый. Җибәрми ул.
Каплый күген. Күз алдымда – кичә, бүген...
Һәм сүзләрең – әйтми калган. Һәм – сүзләрем.
Безне иртә алмасынга ялгыш үлем.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев