Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу көзләр нәкъ сиңа охшаган...

«Бу көзләр нәкъ сиңа охшаган – йә салкын, йә ялкын!» дисең дә. Елмаям. Көздән үз ни фасыл бар җирдә?! – Дөньясы сагыну төсендә.

Бу көзләр нәкъ сиңа охшаган –
йә салкын, йә ялкын!» дисең дә.
Елмаям.
Көздән үз ни фасыл бар җирдә?! –
Дөньясы сагыну төсендә.

Көзге җил җып-җылы.
Җип-җиңел.
Табигать
Ут капкан ярату төсендә.
Сулыгып сулыйсың, сулыйсың –
чәчләрем исеннән
сулышың исерә.

Тик башка кешеләр
(нәкъ безнең ишеләр) үтәләр
асфальтка кадаклап карашын.
Күрмиләр: баш өсте
чалт аяз зәп-зәңгәр көзге күк.

Мин синең күзләрдән
үбәм дә, пышылдыйм:
син миндә,
мин синдә шундый күп.

Көз быел тылсым күк!
Тик...
боек кешеләр –
әйтерсең аларга бу җирдә
көз дә юк, моң да юк...

Беркем дә елмаймый Казанда...
Син барга
мин йөрим дөньяга елмаеп!..

 

«КУ» 10, 2026

Фото: Шедеврум ии

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев