Бу көннәрдә
Бөтен дөнья бүген тирән көрттә, Бөтен дөнья ак кар эчендә.
Бу көннәрдә Күкләр кодрәтенә
Буйсынган бар шәһәр-авыллар.
Ертылган да болыт ястыклары,
Җиргә очкан мамык-давыллар.
Грейдерчы бүген зур почётта,
Бар ышаныч-өмет аңарда.
Тирә-юньдә юллар, тыкрыклар
Тирән көрттә, ап-ак карларда.
Көрәк кирәк. Бүген бөтен кеше
Көрәк эзли дөнья бетереп.
Ак бураннар тузгып, кар көртләре
Бар юлларны күмде бөтереп.
Кибет-прилавкалар бушап калган.
Мәктәпләргә азык-төлекне
Китерә алмас инде департамент –
Юллар ябык, ярымөзекле:
Кайсылары ярымкөрәлгәннәр,
Кайсылары ярымкүмелгән...
Бу көннәрдә байтак кешеләрнең
Бүрке дымлы – тире түгелгән...
Бу көннәрдә байтак кешеләрнең
Көрәк тоткан кулы сөялле.
Бу көннәрдә таный торган түгел
Кар астында яткан өйләрне.
Бу көннәрдә таба торган түгел
Машинаңның кайда торуын.
Тигезләде кар көртләре барлык
Автойөртүчеләр ыруын:
Төбе төшкән ипи калаемы,
Читтән кайткан иномаркамы –
Һәммәсе дә тирән кар астында,
Уза алмый көртләр аркылы.
Һәр кеше дә бердәй тигез түгел,
Тик кар тигез һәркем өчен дә.
Бөтен дөнья бүген тирән көрттә,
Бөтен дөнья ак кар эчендә.
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев