Бу яшәеш гел борчудан тора кебек...
Өндәү кебек матур басып тор югыйсә, Ә ул, тиле, һаман тора сорау кебек.
***
Бу яшәеш гел борчудан тора кебек,
Бар нәрсәне нәкъ үзенчә кора кебек...
Өндәү кебек матур басып тор югыйсә,
Ә ул, тиле, һаман тора сорау кебек.
***
Телем кайчак усал-зәһәр сүз әйтә,
Туктый алмый – ул сүзләрне йөз әйтә.
Ә син тыңлап көрсенәсең, көләсең:
– Бөкрене кабер генә төзәтә…
**
Ал-ял белми, ары чаптык, бире чаптык,
Аяк өсте анысын эчтек, монысын каптык…
Һәм беркөнне чир аяктан еккач кына,
Тын алырга, уйланырга форсат таптык.
***
Мин кабызган учаклардан явызлар да җылынды,
Белеп яки белмичәме, гөнаһлар да кылынды…
Шәләй-вәләй йөргәнемне күреп, белеп тордың бит:
И Аллаһым, картлыгымны бер гөнаһсыз кыл инде!
***
Нәрсә әйтим, өермә күк яшьлек узды,
Кем әйтмешли, туйда кигән кием тузды…
Тик алай да махы бирмәс төсле идек –
Картлык-явыз беркөн килеп, эшне бозды.
***
Байлык белән кызыктырма, берүк мине бур итмә,
Шәхесемне зур итсәң дә, нәфесемне зур итмә;
Нәселемне зәгыйфь итмә – маңкорт итмә, йа Ходам, –
Горур итеп яшәт безне – баш идереп, хур итмә!
***
«Гел сагынып һәм ашкынып кайтамын, – дип, –
Кайтамын да, гел җылыда ятамын, – дип, –
Тәэсирләнеп, әйткән ди бер Тирес Корты, –
Нинди гүзәл минем газиз ватаным!» – дип.
***
Кара болыт каплап алды кара урман илен...
Үзем генә аңлыйм сыман агачларның хәлен.
Салкын яфрак яткан үлән өсләреннән минем,
Керпе кебек йомарланып тәгәрәгән мәлем.
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев