Бүрелек
Безнең канда инде бүрелектән, Белмим, нәрсә генә калгандыр.
Бүре мин...
Рүзәл Мөхәммәтшин
Безнең канда инде бүрелектән,
Белмим, нәрсә генә калгандыр.
Тарих сынауларын кичә-кичә
Калганы да аның ялгандыр.
Телләр – кисек, заман җиле исеп
Кидерде шул канлы авызлык.
Бүрелектән безгә мирас булып
Калгандыр ла бары явызлык.
Инде күптән сөяк эремидер
Телсез-тешсез калган авызда.
Кисмәсен дип кылыч – баш иелгән,
Шәрә койрык каткан туң-бозга.
Бүре булып тулган айга карап,
Күпме генә ула, улама,
Безне инде күптән ишетмиләр,
Аларга без һаман алама.
Ә бүрелек түгел эрелек ул,
Тәкәбберлек яки мин-минлек.
Үз ыруын әгәр сатса Каган –
Кичерәсең икән хур, кимлек.
Каганнар да бездә инде күптән
Яратылмый кояш нурыннан3.
Оешкан кан түгел, нәфрәт учлап
Туалардыр ана карыныннан4.
Әй, кайда ул дала кануннары –
Бер йодрыкта тоткан түрк илен?
Безнең канун хәзер – канунсызлык,
Чыгарбызмы кичеп үткелен?!
Чорлар аша безгә бага сыман
Ак бүренең зәңгәр күзләре.
Ул күзләрдә халкым өметләре,
Бабамнарның данлы эзләре.
Хакы бармы эреп югалырга
Раббы Үзе язган хаклыкның? –
Күкләр тарафыннан тудырылган,
Күкләр сайлап алган халыкның.
Дучар ителсәк тә җан асрарга
Чит-ят көтүләрдән сөрелеп,
Ә шулай да безгә кирәк әле
Тугрылыкның тамга билгеседәй,
Гаделлекнең асыл өлгеседәй,
Бергәлекнең якты көзгеседәй,
Явыз көч-рухларны өркетүче,
Туры юлга безне күндерүче,
Ирек тәмен канга сеңдерүче
Ак бүредәй изге Бү-ре-лек.
"КУ" 02,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев