Бөре фалы
Җир искәртә безгә яз килүен, Назлап язның бөдрә бөресен. Яздай эреп бер тыңлагыз әле, Бөре фалы сөйли дөресен.
Яз хөрлеге бит ул җир-анага
Багышланып ачкан фалларда,
Җәйге таңда сары сандугачлар
Кунып сайрый торган талларда.
Ил кодрәте – кылган догабызда,
Кыйбла тарафына йөз тотып...
Изге дога! Намаз вакытында
Эри йөрәктәге мең котып.
Язгы якта һәр тереклек сакта!
Җан кояшка таба талпына.
...Мин фал ачам бүген кодрәт юллап,
Имин тормыш юллап халкыма.
Мин фал ачам бүген, киләчәккә
Учта тотып җирнең күчәрен...
Башым куйган намазлыкка тиеп,
Бәргәләнә бәгырь кисәгем.
Җир искәртә безгә яз килүен,
Назлап язның бөдрә бөресен.
Яздай эреп бер тыңлагыз әле,
Бөре фалы сөйли дөресен.
Бөре фалы: «Сөям... яратам...» – ди,
Яз түрендә дөрли-дөрли дә,
Мин фал ачам... ләкин үзем өчен
Кирәк түгел инде берни дә.
Мин бит инде Җир кешесе түгел! –
«Яратам!» – дип артык өзелмәм.
Еллар узгач, бер багармын язга,
Тамчы булып шигырь күзеннән.
"КУ" 02, 2019
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев