Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бозлык чоры

Алда нинди ут икән? Җан җылытыр ут микән ул, Бер алдавыч ут микән? 

Кичке җилләр уйный кубыз

Уйный каен тузында,

Йөзгә бәрә яз салкыны,

Тирә-юнем боз гына.

Бозлык чорын ничек тә бер

Исән-сау кичәсе бар.
Борылып карыйм: артымда

Дусларның ничәсе бар?

Сүнә яна, сүнә яна

Алда нинди ут икән?

Җан җылытыр ут микән ул,

Бер алдавыч ут микән? 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев