Бүләк
Шундый язмыш бүләк иткән миңа: Ходай тыны – изге сулыштыр. Ерак өннәр җанга сарылалар, Бөтен галәм – шигъри куышым.
1
Шундый язмыш бүләк иткән миңа:
Ходай тыны – изге сулыштыр.
Ерак өннәр җанга сарылалар,
Бөтен галәм – шигъри куышым.
Гөрләвекләр йөгерә дәрья эзләп,
Умырзая калка, боз чатный.
Рәхәтем дә, михнәтем дә минем
Шигырь зурлыгында – Җан чаклы.
2
Ярда калу әйбәт. Боз акканын
Учак ягып ярдан күзәтү.
Минем өлеш – ташу кайнаганда,
Боз өстеннән торып сүз әйтү!
Шигырьсезлек качсын җирдән, күктән!
Шифа булып яусын яңгырлар.
Алтын яфрак яуган чакта да бит
Чит итмәде мине яз-моңнар.
3
Нәрсә калыр бездән –
Зур галәмнең
Кыл уртасын ярып узганда?
Киек казлар юлын үткән чакта
Үксез калмас җаным ызанда.
Шигырьләрдән җәяү качып барган,
Үзгәртергә теләп дәверне,
Нурга тулып, дөнья буйлап очам,
Аккош каурыена әверелеп.
4
Меңнәр арасыннан берәү булыр,
Моңдашым ул, шигъри юлдашым.
Киткән көнем булыр киләчәккә
Тәүге адым – иркен юл башым.
Берәү булыр, бәлки... күбрәк тә,
Җандашларның таныйм йөзләрен:
Гомер буе сезнең күңел түрен
Яктыртырлык сүзләр эзләдем!
5
Шуңа күрә сезнең йөзләр якты
Карашыгыз шуңа ягымлы! –
Сезнең өчен көн дә сугардым мин,
Аллы-гөлле шигъри багымны.
Һәм шуңа да миңа шундый җиңел,
Ап-ак каурый – очам ал таңда.
Һәм чәчеләм, тоташ нурлар булып,
Иксез-чиксез дәрья-җиһанга!
"КУ" 01, 2019
Фото: архив
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев