Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхетлеләр

Бәхетлеләр яз илендә яши, Кар-буранлы кышка керсә дә,

Бәхетлеләр вакыт санамыйлар.

Көн сизелми, кайнар төн кыска.

Мәхәббәтле һәрбер үлән җирдә,

Якын туган – һәрбер кырмыска.

Бәхетлеләр ялгышларны тоймый,

Боз өстендә дөрли учаклар.

Күңел түре – тәлгәш-тәлгәш йолдыз,

Җылы җилләр сыйган кочакка.

Бәхетлеләр зәңгәр күктә йөзә,

Ару белми дәртле канатлар.

«Ялгышасың!..» дигән чакта кемдер,

«Юк!» дигәнне ирен кабатлар.

Бәхетлеләр яз илендә яши,

Кар-буранлы кышка керсә дә,

Ачылмаслык ишек, капкалар юк,

Алтын ачкычлары кесәдә...

 

"КУ" 03,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев