Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бик җиткән!..

Салма коткы! Кусалар да китмим. Туган илкәемдә хәсрәт чигеп Дөнья көткәнем дә бик җиткән...

Халкым хакны әйткән:

Ак Иделләрнең лә аръягында

Бер энәгә – симез бер сыер;

Тир түкмичә мул сый көткән бәндә

Чит җирләргә барып сыеныр да

Кеше кояшына кызыныр.

Иллә-мәгәр кемнәр

Читтә каңгырганның:

«Монда оҗмах», –

Дип әйткәнен кайчан ишеткән?!

Салма коткы! Кусалар да китмим.

Туган илкәемдә хәсрәт чигеп

Дөнья көткәнем дә бик җиткән...

 

"КУ" 09, 2018

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев