Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бик авыр чакларда

Бик авыр чакларда сызланып, Шомланып йөргәндә берара. Тамгалый борчулы тормышың – Чәчләрең иртәрәк агара.

Бик авыр чакларда сызланып,
Шомланып йөргәндә берара.
Тамгалый борчулы тормышың –
Чәчләрең иртәрәк агара.
Беркемгә сер бирми торганда,
Бикләнгән көндә үз-үзеңә,
Көзгеләр алдашмый – тагын бер
Җыерчык өстәлә йөзеңә.
Кайгылар кайгыга охшамый –
Җиңелрәк ил белән килгәндә.
Авыррак, ялгызак каз кебек
Берүзең каңгырап йөргәндә.
Дөньялар катлаулы – ак-кара.
Тормый гел аркаңнан иркәләп.
Алдыңда дус-дошман һәрчак бар.
Җай кирәк яшәргә бергәләп.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев