Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безгә язмыш бүләк итте аны...

Безгә язмыш бүләк итте аны Һәм шунда ук бармак янады: «Саклагыз, – дип, – күз карасы кебек Саклагыз!» – дип. Саклый алмадык...

И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Г.Тукай

 

Безгә язмыш бүләк итте аны
Һәм шунда ук бармак янады:
«Саклагыз, – дип, – күз карасы кебек
Саклагыз!» – дип. Саклый алмадык...
Һәм ул китте...
Рәхмәт ишетмичә...
Сүрелгәндә тып-тын икенде.
Тыныч кына, әмма озак итеп,
Яз теләми киткән шикелле...
Акрын гына...
Гөрләвектәй кибеп,
Тетрәндереп Печән базарын,
Хәтерләтеп өзелгән җиз кылның
Иң ахыргы,
Иң нык,
Иң җан өзгеч,
Иң саф авазын!
Йөрәкләргә үтеп керде бу моң:
Бер төбенә төште, бер ашты
Түшәменә
Һәм... эленеп калды...
Аннан инде... тынлык урнашты.

 

 

«КУ» 04, 2026

Фото: freepik ИИ

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев