Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без – табигать баласы

Һәр мизгелдә тоясың үзеңне Табигатьнең бер бөртеге итеп. Кемдер – энҗе, кемдер – язгы бөре, Кем – җиһанның күз керфеге итеп.

Һәр мизгелдә тоясың үзеңне
Табигатьнең бер бөртеге итеп.
Кемдер – энҗе, кемдер – язгы бөре,
Кем – җиһанның күз керфеге итеп.
Кемнәр тоя үзен тамчы итеп,
Язын яуган ләйсән яңгырда.
Кемнәр тоя кар бөртеге итеп,
Ак бураннар купкан чагында.

Сихри көчкә ия бу табигать,
Газиз балалары без аның.
Табигатькә якынаеп ачыйк
Яшәү – ямьнең ишек йозагын.
Кемнәр күрә сихри матурлыкны,
Кемнәр аны күрә белмиләр.
Бәс каплаган агачларның ямен,
Күрегезче, нинди серлеләр!

Розалия МӨХӘММӘДИЕВА

«КУ» 08, 2025

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев