Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без исән!

Ташлар басты, ташлар басты безне, Биш гасыр ташлардан изелсәң, Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып, Әйтү ләззәт икән: – Без исән!

Ташлар басты, ташлар басты безне,

Биш гасыр ташлардан изелсәң,

Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,

Әйтү ләззәт икән: – Без исән!

Җимертелгән Шәһри Казан сыман

Атылырга рәткә тезелсәң,

Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,

Әйтү ләззәт икән: – Без исән!

Безне талап, алар баемады,

Хәер сорашалар – син күрсәң!

Без һаман бай, чөнки таңнан торып,

Милләтебез эшли – Без исән!

Без исән! Без исән!   

Фото: АиФ/ Владимир Анин

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев