Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ ӘЛЕ КАЯ БАРАБЫЗ, ТУКАЙ?

Тукай, Тукай!.. Син бәйлисең сыман Гасыр белән гасыр арасын. Туган елың ераклашкан саен Якыная гына барасың...

* Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән «Тукай йолдызлыгы» дип аталган конкурсның «Поэма» номинациясендә кызыксындыру премиясе алган әсәр.

1
…шул халыкныңмы хокукка хакы юк?..
«Олуг юбилей мөнәсәбәте илә
халык өмидләре». 1913 ел.

Тукай, Тукай!.. Син бәйлисең сыман
Гасыр белән гасыр арасын.
Туган елың ераклашкан саен
Якыная гына барасың...
Бала чагымнан ук таныш миңа
«Су анасы», «Таз»ың, «Шүрәле»ң.
Истә әле, җиләк җыйган чакта
«Шүрәле»ңне сөйләп йөргәнем.
«Туган тел»не барлык татар белә,
Барлык булмаса да, күбебез.
Татар җыеннары ахырында
Шуны җырлап, теләк телибез!
Теләгебез һаман шул ук, бер үк –
Татар дигән милләт сау калсын!
Син кайгырткан раушан көзгеседәй
Тел вә җырларыбыз саклансын!
Саклансын, һай! Бик саклансын иде...
Тарих гамьсез ятып калганга.
Тик нигәдер менә кайтып төштек
Тагын артка, синең заманга...
Нигә әле синең заман дидем,
Гәрчә узган инде зур дәвер.
Тик һаман да Рәсәй дигән илдә
Татар булулары бик авыр!
Син дөньядан китеп, вакыт узгач,
Бер биш-алты буын гомере –
Без социал булып тордык әле,
Коммунистлар дәүләт төзеде.
Ярлы-ябагайны алга алып,
Хәллеләрне түгеп-себереп,
Милләтләргә аерым «фатир» биреп,
Кызыл байракларга төренеп,
Барды бу ил, «алга барабыз» дип,
Искелекне түгеп чүплеккә,
Суын бала белән бергә түгеп,
Бай мирасны ташлап бер читкә.
Ун гасырны кичкән зур мирасны,
Кол Галидән килгән, Болгардан,
Син шигырьләр язган гарәп хәрефен
Ташлаттылар безнең куллардан…

Ул елларда әгәр исән булсаң
Нишләр идең икән гарьлектән?!
«Жан Баевич»ларны язган Гаяз
Сизгән моны баштук, электән!
(Шуңа да ул ил ташлап киткән...)
Бер шигырьдә шулай мәсләгеңне
Социаллардай, дигән булсаң да,
«Социал»ның мондый гамәлләрен
Күрмәс идең, кабат тусаң да...
Инде соңрак, утызынчы еллар...
Затлы кешеләрне аттылар...
Безне чит имляга бөкләп тыгып,
Ятлар койрыгына тактылар.
Бүтәннәрдән без дә калышмадык,
Байрак болгап, алга атладык.
Исхакыйлар, Максудилар исемен
Буржуа дип, салып таптадык.
Ә син, Тукай, күбрәк ярлыларны
Яклап язган шагыйрь булгансың.
Шуңа күрә, сыйнфый шагыйрь булып,
Китап түрләренә узгансың.
Ярлымы син, әллә буржуамы –
Советларча караш туп-туры!
Нәзек хасиятләр нигә аңа,
Шундый туры, каһәр суккыры!
Хәер, дөрес булмас бу гоманым:
Озын булган булса гомерең,
Утызынчы еллар янгынында
Калмас иде хәтта күмерең!
Калмас иде... Берәр гаебеңне
Казып чыгарырлар, билгеле.
Мулла улы булган ул, диярләр,
Төрекчә дә белгән ул, диярләр,
Ышпион ул, пычак кергере...
Галиәсгар Камал, Әмирханнар
Гүя шуны алдан сизгәннәр –
Үзең кебек бөек чордашларың
...Вакытында үлә белгәннәр.
Ә алардан соңрак яшәп калган
Галимҗаннар, Бурнаш, Тинчура... –
Соң аларны совет җәлладлары
Ник үтерткән икән? Бар, сора...
Ә бераздан – сугыш. Котчыкмалы!
Татар аннан читтә калганмы?!
Әллә иле, әллә теле өчен
Җәлилчеләр башын салганмы?
Сугышның да була бит төрлесе,
Хаин сугыш була, гаделе,
Һәркайсында канын коя татар,
Алиш, Кәрим, Кутуй, Җәлиле...
«Без сугышта юлбарыстан көчле!» –
Синең сүзне әйтәм, кыскартып.
Рейхстагка байрак элде Газый,
Герой исеме аңар ник артык?
Менә шулай яшәп ятыш, Тукай,
Бу дөньяның диеп, юк кеме...
Бүген кабат баш күтәрә илдә
Карагруһчылар төркеме!
..........................................…

2
Милләт, бичара, һәлакәтнең чигенә җиткән,
актык сулышларын ала. Тик каләмнән генә хәят,
тик каләмнән генә нәҗат көтә.
«Идарәдән». 1907 ел.
Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси
тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп
чыгарлар әле.
«Уянгач беренче эшем». 1913 ел.

Синең иҗат, Тукай, тирән диңгез!
Сигез еллык иҗат нибары...
Тагын ун ел гына яшәсәң дә,
Язмас идең ниләр кубарып!

Бүген күпләр, синнән азыкланып,
Фәнни хезмәтләрен яздылар.
Син язганнан йөз-меңнәрчә күбрәк
Шәрехләмә бирә алдылар.
Бер тарлык юк! Шулай, өйрәнсеннәр,
Бетәрлекме синдә ул байлык!
Галимнәре бер хәл. Тик халыкта
Саекмасын иде тукайлык.
Халык үзе саекмасын иде,
Рухын-көчен ятка таратып.
Үз телендә укый алсын иде
Синең шигырьләрне, яратып!
...Үз телендә дидем. Бик кызык хәл
Искә төште, тоткач китабың.
Алман егете сине эзләп килде,
Уйгырлардан ишетеп син барын.
Ул Кытайга барып, бер-ике ел
Тел өйрәнеп кайткан Алманга,
Уйгыр халкы, үзенеке күреп,
Тукай исемен телгә алганга.
Кызыксынып, ул Казанга килгән,
Татарчага монда өйрәнгән.
Тукай иҗатына чумып китеп,
Күп серләрен ачкан тирәннән!
Фридерихның калын бер китабы
Бүләк булып керде кулыма.
Моның өчен рәхмәт Искәндәргә –
Аяз Гыйләҗевнең улына!
Тукай иҗатына күңел салган
Алман егетенең хезмәтен
Нәкъ Искәндәр туры нимесчәдән
Аударганга булсын хөрмәтем!
Тукай әсәрләрен төрекчә дә
Укый ала төрек гавамы,
Равил Бохарайның инглизчәгә
Булды бугай күчереп салганы.
Урысчасын инде әйткән дә юк:
Семён Липкин, Рувим Мораннар
Тукай иҗатында урыс телле
Белгеч булып бетә язганнар.
Шулай булгач, безнең Тукаебыз
Ил чикләрен бирми танып та!
Аны белә бүген бик күп илләр,
Бик күп телләр, бик күп халыклар!
...Мин дә укып йөрдем КДУда,
Нуруллинның тыңлап сабагын.
Имтиханда биргән соравына
Дөрес булды микән җавабым?
Мөһим түгел. Профессор абый
Бәйләнмәде, төшеп тирәнгә.
Яхшы билге куеп сөендерде,
Дәресенә төгәл йөргәнгә...
Бераз вакыттан соң диплом яздым,
Ходай бирәм дигәч колына,
Алга таба уку мөмкин булды,
Кереп киттем гыйлем юлына.
Миңамы соң инде, гыйлем эстәп,
Басылыплар эшләп утыру...
Тукайчарак әйтсәк, бу эш миңа
Бик тә җайсыз, уңайсыз тору...
Өстәвенә, фәнни җитәкчем дә
Шундый тема бирде – ни гарьлек! –
Иҗат иткән, имеш, Такташ, Туфан
Маяковскийга ияреп...
Шулай гына дөрес... И татарым,
Тарихыңны ятма сагынып.
Без буйсынган, имеш, яши бирик
Ятлар итәгенә тагылып...
Ә икенче берсе, аңлы галим,
«Тукай дөньясына кер!» – диде.
«Тукай диңгезенең байлыклары
Энҗе-мәрҗәннәргә тиң!» – диде.
Ул елларда тамак ягы хөрти,
Идеаллар гына югары...
Хәер, без бүген дә иң бай илнең
Иң хәерче зыялылары.
Мин күптәннән синдә идем Тукай,
Өндәүчесе хаклы булса да,
Үз өстеннән атлап чыгартмады
Буйсынырга кушкан бусага…

Хәзер инде, өлкәнәйгән чакта,
Мин көн саен сиңа киләмен,
Өстәлемдә тора китапларың,
Шигырьләрең ача көн ямен!
Мин тормышны нәкъ синеңчә күрәм,
Минем гамьнәр – синең гамеңдә,
Мин – үземә-үзем фән докторы,
Тукай дөньясының фәнендә.
Ә шагыйрьләр бүген дөнья тулы,
Әлегә бар сүзнең җегәре.
Татар шагыйрьләре саклап тора
Сүз орлыгын, чүптән җилгәреп!
Синең ис(е)мең йөрткән зур һәдияң –
Дәүләт намлы Тукай бүләген
Каләм әһелләре ала һәр яз,
Сиңа атап изге теләген!
Син бит, Тукай, безнең тел сагында
Солдат кебек басып торасың.
Халык теле орлыкларын чәчеп,
Ил кырында иген урасың!
Орлыгы бар, шөкер, таза орлык,
Гасырларга җитәр маябыз.
Шуны чәчәр Ватан-туфрак кына
Китмәсен дип, сөрән салабыз.

3
Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән...
«Аң». 1912 ел.
Иң бөек максат безем – хөр мәмләкәт, хөр Русия...
«Китмибез!» 1907 ел.

Сиксәненче еллар... Тотрыклылык.
Ә фикердә, телдә – богаулар.
Ярый әле, кибетләрдә икмәк,
Чишмәләрдә эчәр сулар бар...
Чишмәләргә ятып сулар эчтек,
Сулар эчтек – сусын канмады.
Син теләгән хөр мәмләкәт, Тукай,
Алдыбызга килә алмады.
Туксаннарда чыгып, байрак болгап,
«Азатлык!» дип аваз салдык без.
Сүз иреге диеп алдадылар,
Тагын буш кул белән калдык без...
«Демократлар» безне агач атка
Атландырды шулай, уйнатып.
Ә үзләре милек бүлештеләр,
Завод-фабрикалар кыйратып.
Төп канунда – халыкныкы дигән
Җирләр, сулар, нефть, алтыннар
Бер кулларга күчте шома гына –
Әйдә, байлар чәчәк атсыннар!..
Алтын, алмаз, җир мәгъдәнен сатып
Череп байый алар кавеме.
Ләкин алтын кыйбатланган саен
Арзаная кеше кадере...
Шул елларда кердек без базарга,
Фәкыйрьлекнең җиткәч читенә.
Шушы базар янәшендә, Тукай,
Печән базарларың чүп кенә!
Рәсәй халкы хәзер алыпсатар,
Алып сата кытай тауарын.
Җитештерү, чәчү-уру түгел,
Сәүдә тота илнең базарын.
Мәгълүм кавем илне базар итте,
Читкә нефть сатты үзләре...
Рәсәй иле хәзер тоташ базар –
Кая бакма – сәүдә үзәге!
Бу кәсептә без дә калышмадык,
Чүпрәк ташып сатты татарлар.
Кытай чүп-чарына илне күмеп,
Булып киттек алыпсатарлар...
Сәүдәгәрлек үзе гаеп түгел,
Гөнаһ түгел алыпсатарлык.
Тарихта да бергә кушылганнар
Сәүдәгәрлек белән татарлык.

Усал булган, Тукай, синең каләм,
Чәйче Сәйдәшләрне сүккәнсең.
Сүккәнсең дә, ләкин бит үзең дә
Шулар саткан чәйне эчкәнсең.
Ул чагында, дөрес, һәр бай татар
Гәҗит ача башлый – ни гаеп?
Сыйфат ягын аның кем уйлаган,
Һәм матбага киткән күбәеп.
Чәен, маен сатсын – бик тәшәккүр,
Әмма гәҗит – бусы икеле:
Надан малчы гәҗит ачкан саен
Сыегая татар фикере...
Ул бүген дә шулай. Гәҗитләр күп.
Дәүләтнеке дә бар, шәхси дә,
Кайсы динне мактый, кайсы – чинны,
Кайсы җырлый, кайсы яшь түгә...
Бара торгач, инде килеп җиттек –
Журнал-гәҗит буа буарлык.
Ләкин мәктәбеңдә тел калмаса,
Кемгә кирәк соң ул – бу байлык?!
Радио да сөйли, телевизор
Тәүлек буе җырлый татарча.
Бер карасаң, татар көчле кебек,
Бер карасаң – артны җил ача...
Син Бишенче еллар, диеп яздың
Ирек сулышын тойгач күкрәгең.
Сүз иреге дигән татлы хистән
Шигырьләрең белән күкрәдең.
Безнең көннәрдә дә кабатланды
Буаларны ерган ул ташу!
Ләкин һәрбер күтәрелеш кенә
Төшү белән тәмамлана шул.
Тукай – пессимист ул, дигән сүзләр
Күп язылган, күпме чәйнәлгән...
Ә бар – оптимист бул! – була алсаң,
Шундый хәлләр, шундый шәйләрдән...
Көчләр бетте, Тукай, кылыч сынды.
Бүген без дә мөшкел хәлдәбез...
Әмма Ходай янә форсат бирсә,
Күтәрелер бәлки гәүдәбез?!
Бер гасырдан элек тә бит шулай,
Инде беттек дигән чагында,
Ниндидер көч белән өскә калкып,
Исән калдык тарих ярында.
Татар учагында утлар сүнеп,
Тик кузлары гына калса да,
Язгы җилдән кабат терелергә
Табар әле татар бер чара!

(Поэма кыскартып бирелде)

Флюра НИЗАМОВА (1953) – шагыйрә, журналист; Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты. Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Шах авылында яши.

«КУ» 10, 2026

Фото: архив

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев