Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бернигә карамый кар ява...

Мин сине шулкадәр сагындым! Язы ни, кышы ни, яңгыры…

Бернигә карамый кар ява –
Елмаер сәбәбем шул бугай.
Тауларның биеген сайлыйм да,
Күңелнең сусавы – күл, тугай...
Бернигә карамый сибәли
Яңгыры, әйтерсең адашкан!
Бу әле чыбылдык кыш киче,
Ак кардан йомарлам атышкан.
Бернигә карамый кыздыра:
Гомернең җәйгәме барышы?..
Елмаер сәбәбем юк димә:
Син үзең – кемнеңдер кояшы!..
Бернигә карамый җил исә:
Миңа ни? Мин сиңа сыендым!
Беркемгә бирмимен барыбер:
Мин сине шулкадәр сагындым!
Язы ни, кышы ни, яңгыры…

 

«КУ» 03, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кар ява, сибәли, кыздыра, җил исә, бернигә карамый... ................Бернигә карамый, тик кемдер ярына сылану ярамый... ................. ... Сәйлән