Логотип Казан Утлары
Шигърият

Беренче Май хатирәсе

Беренче Май – бездә тау бәйрәме.

Кызган тимер белән йолдыз уеп

Җәберләнгән азмы япь-яшь тән...

Кино карап, китаплардан укып

Без хәбәрдар шундый вәхшәттән.

Сәер булыр микән, чагыштырсам

Кеше тәне белән җир тәнен?

Бер хатирә бәлки сөйләп бирер

Охшашлыкның нидә икәнен.

Беренче Май – бездә тау бәйрәме,

Гадәт шундый: ул көн һәммәсе

Эркелешеп тауга менә иде,

Маевкага чыга, янәсе...

Ә түбәдә яңа чирәм үскән,

Шундый садә, шундый яшел ул,
Тиздән көрәклеләр менәчәген

Әле белми, әле яши ул!

Менә хәзер комсомоллар килер,

Яшь чирәмне кәс-кәс турарлар,

Җир тәненә йолдыз уярлар да

Зур бер учак ягып куярлар!

Ялкын кызыллыгы йөзгә төшәр,

Канга күчәр шушы кызыллык...

Без шул учак кызуында үстек,

Йолдыз яктысында кызындык!

Хәзер уйлыйм: җиргә йолдыз уеп

Йә, без нинди бәйрәм корганбыз?

Асылда бит тупас идеянең

Кыргый варислары булганбыз.
 

Флюра НИЗАМОВА 

"КУ" 05, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев