Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер теләк

Җаным-бәгърем... моңланырлык бер сәбәп тә юк әле, «Юкка үлем юрамыйк!» – дип, бер елмаеп дәш әле.

Л.-гә
Гомер берчак киселер дип, уйланыр вакыт җиткән.
Синең белән мәңге шулай гел бергә булсак икән.
Гомер юлы чикләнгән шул, дөм кара вакыт җитәр,
Беребез алдан, беребез соңрак бу якты җирдән китәр.
Гаҗизлеккә дучар итәр беркөн салкын каберең,
Белик шуңа Ходай биргән исәнлекнең кадерен.
Бер дә юкка якыныңның хәтерләрен калдырмыйк!
Ике җанны тоташтырган күперләрне яндырмыйк!
Соңгы көнең яшәгән күк гел җылы сүзләр дәшик!
Таза тәндәй, җандай берегеп, бербөтен булып яшик!
Гомер юлы чикләнгән шул, килер бер вакыт, җитәр...
Кемдер алдан, кемдер соңрак бу якты җирдән китәр...
Салкын гүрнең түрләренә ничек керербез икән?
Ә син минсез, ә мин синсез ничек йөрербез икән?
Ялгыз...төнге урамнарда... (Уйларга да куркыныч!)
Әлегә без, шөкер, бергә, әлегә күңел тыныч.
Яшик әле!.. Күңелләргә сагыш алмаска иде!
Теләгем шул: һич кенә дә синнән калмаска иде...
Җаным-бәгърем... моңланырлык бер сәбәп тә юк әле,
«Юкка үлем юрамыйк!» – дип, бер елмаеп дәш әле.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев