Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер сөйләшик әле...

Бер сөйләшик әле... Сөйлә миңа ниләр уйлавыңны. Үз-үзеңә каршы килеп, елмаюлы битлек киеп уйнавыңны.

***
Бер сөйләшик әле...
Сөйлә миңа ниләр уйлавыңны.
Үз-үзеңә каршы килеп, елмаюлы
битлек киеп уйнавыңны.
Бер сөйләшик әле...
Сөйлә миңа күңелеңә тулганнарын.
Мең бәхетле көннәр арасында
үкенечле көннәр булганнарын.
Бер сөйләшик әле...
Сөйлә миңа вакыт-вакыт талуыңны.
Бик әйтәсең килгәндә дә,
тешең кысып дәшми калуыңны.
Бер сөйләшик әле...
Сөйлә миңа нинди хисләр кичерүең.
Күңелеңнән генә дулап йөреп,
бар дөньясын урыныннан күчерүең.
Бер сөйләшик әле…

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев