Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер язасым килә...

Языласы сүзләремне күңелемнән йөрим көйләп.

Бер язасым килә...
барысын бәйнә-бәйнә сөйләп.
Языласы сүзләремне
күңелемнән йөрим көйләп.
Бушанасым килә сөйләп
бу тормышның ваклыкларын.
(Ә югыйсә син өйрәттең
һәрнәрсәдә хаклык барын!)
Бер сөйлисем килә...
авыр, «рәхәт» хәлләремне,
күңел яшен түккән чакта
мең елмайган мәлләремне.
Берәр кайчан, көчем җыеп,
белмим... сиңа сөйләрменме
еллар буе җыеп килгән
үзем белгән хәлләремне…

 

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев