Бер яшь ханымга мәдхия
Җиңүчеңә мәдхия яз! Яшьлек – аның исеме…
Син – җиңүче, гел беренче:
Булгансың яхшы укучы,
Чаңгычы, оста спортчы,
Йөгерешче, биюче!
Сәнгатьле сүз, җыр, театр –
Берсеннән син калмаган!
Җиңүче булган һаман
Студент чагыңда да... Аннан
Гаиләң дә үрнәк бүген:
Нәкъ үзең күк кызларың –
Шулай ук җиңү яулыйлар,
Дәвамың булып балкыйлар
Өметең йолдызлары!
...Укытучы, тәрбияче,
Телебезнең син сакчысы... –
(Санау җитәр, ахрысы!)
Шундый гүзәлгә юлыгып,
Башың (гаҗәпме?) җуйсаң?!
Ә ул сине аңламаса?
(Шагыйрә үзе, юкса!)
Йөрәкләр бәйгесендә дә
Мөгаен, җиңәр Сине...
Ә җиңүче җиңелгәнгә,
Йә игътибар итсенме?!
Җиңелсәң дә ярат, Гаташ:
Җиңүчеңә мәдхия яз!
Яшьлек – аның исеме…
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев