Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер бөртек

Җан бит ул – бер бөртек, бер генә. Алмашка юк бүтән сыңары.

Җан бит ул – бер бөртек, бер генә.

Алмашка юк бүтән сыңары.

Тарталар, йолкалар – мин түзәм –

Кулларым сузыла югары.

Ышаныр, таяныр нокталар

Шулкадәр нәзберек – уала.

Янәшә булганнар берәмләп

Бүгеннең төбендә югала.
Бу җирдә кешеләр эзлимен –

Тик очрый ачулы гәүдәләр.

Гөлләргә үрелә теш кайрап,

Җаннары сатылган шәүләләр...

Куркыныч. Туасы җаннарга

Ни дияр аждаһа ишеләр?

Җир шары – бер бөртек, бер генә –

Акылга килегез, кешеләр! 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев