Шигърият
Бер адашкач, чыгып кара, әйдә...
Мин битараф, җаным, әллә нигә Таш йөрәккә янә әйләндем.
Бер адашкач, чыгып кара, әйдә,
Табарсыңмы юлын галәмнең?
Мин битараф, җаным, әллә нигә
Таш йөрәккә янә әйләндем.
Мәхәббәтем кышкы бураннарда
Өшегәнме, белмим, туңганмы...
Әллә инде сөю хисен җуеп,
Йөрәгем дә кинәт тынганмы?
Әллә ниләр булды... Ниләр булды?
Кем сихере, әйтче, кем эше?
Яши алмам мондый язмыш белән,
Битарафлык белән килешеп...
Мәхәббәтем әллә эрегәнме,
Язгы ташуларда акканмы?
...Еллар буйлап эзләп барам кебек
Керфегеңә кунган ак карны...
"КУ" 06,2018
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Мәхәббәткә минем, ахры, сихер булды- ...... керфегеңә кар бөртеге булып кунды. ....... ...Кышка керсә- туңа, тәмам өшеп бетә, .......ә яз җиткәч су тамчысы агып китә... ....... ... Йөрим эзләп керфегеңә кунган карны... ........И ходаем, миндәй иләс тагын бармы? ....... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0