Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхет

Танымыйлар, Якташларны әйтәм, мишәрләрне, Татар «каймакларын».

Туган җирдә икән тамырлар!
Тамыр кайда, шунда танырлар…


Дигән идем...
Танымыйлар, бра-а-ат!
Әллә инде көтү көтмәгәнгә
Үпкәлеләр бераз?..
Танымыйлар,
Якташларны әйтәм, мишәрләрне,
Татар «каймакларын».
Авылым клубында, тугарылып,
Такташлардай,
Шигырь укыган чагым
Тик хыялда калды...
Бу шаярту инде, сүз уйнату.
Дөреслек бар, ай-һай, танымыйлар...
«Шагыйрь!» – диеп миңа бармак төртә
(Ват бәхет, ә!)
Шәһәрдәшләр – авыл тамырлылар!

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Танымаслар шул! ........... ...Туган җирдә икән дисең , тамырлар... .............. Кемдер таныр дигәнсең дә.. Таныр, бар! ............. ...Кайткансыңдыр, мин танылган шагыйрь, дип, .............Уйлагансың, авылым да таныр, дип. ................ .... Кем танысын?! Моны тою авыр да... .............. Онытканны оныта шул авыл да... .............. ...Хет бер кайтып белмәгәч соң хәлен дә, .............Авыл өчен шагыйрь дә юк, галим дә... .............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)