Башым исән!
Яктылыкның үзен коча-коча, Йөгерәсем килә офыкка!
Ут уйнаткан чаклар артта калды,
Буыннарым сыек, бил тотмый.
Соң чиккәчә ничек аумаска соң,
Тамырларда каным оетмый?
Раббым ярдәм бирсен, ихтыярым
Нокта куйсын тәндә көч юкка.
Ялантәпи балачактагыча,
Яктылыкның үзен коча-коча,
Йөгерәсем килә офыкка!
Язмыш мине төпчек улы күреп
Урамады затлы бәрхеткә.
Һич төкәнмәс шагыйранә газап,
Сагыш төште минем бәхеткә...
Алтын-көмеш чыңын ишетмәдем,
Хәләл бакырыма сыенып.
Яшәдем дә, яшәрдем дә җирдә,
Таштан чыккан чыкка коенып...
Күтәралган сирәкләргә генә
Галәм юллый авыр сынавын.
Өндәү төсле төп-төз булсын сыным,
Сыгылса да телим сынмавын.
Уйлыйм, тоям, күрәм, ишетәм дә,
Яфрак яра язмыш тирәгем.
Кыйбла якка таң кояшы булып
Карап кага олы йөрәгем!
Башым исән! Вакытлыча гына
Буыннарым камыр, бил тотмый.
Шигыремә күчкән үрмә гөлләр,
«Башың имә, көрәш, яшә», диләр,
Кеше икәнеңне онытмый!
"КУ" 02, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев