Башта күңел, аннан үзебез килдек...
Җилкуарлар, җилбәзәкләр түгел, Җирбизәкләр җаны бу шәһәр! Илбизәкләр даны бу шәһәр!
«...бала күңеле – далада...»
Җилләр иле – дала иде,
Бүген монда кала инде…
Башта күңел, аннан үзебез килдек...
Рөхсәт сорап Җилдән?! Һай, көлке...
Дала түре – шау чәчәкле келәм
Һәм без... меңнәр... кирза итекле.
И, таптадык, измәләрен издек!
Ният изге – кала салабыз!
Төз проспектлар, күкне терәр йортлар...
Ап-ак таштан булыр калабыз!
«Карарбыз-з-з-з!»
Җил ачулы, көнен-төнен исә,
Җанны кисәр төсле үч-үпкә...
«Чор-урам киң, Җил, сыясың син дә...»
«Илем сыймый, сыймый чүт-чүт тә!
Кылганнарым сыймый, курганнарым,
Көмеш билбау – чишмә-суларым...
Сузылып ятып җиргә тыңласам да,
Ишетмимен дала сулавын.
Мең чакрымнар эзләп йөгерсәм дә,
Тояк эзен хәтта тапмадым,
Кояш чыгышларын хәтерләтеп,
Офык иңләп чапкан атларның...»
Ачулы Җил, гел каршыга исә!
Җәен-кышын исә ыжгырып.
Безгә нәрсә?! Өстәгеләр дәшә –
Гасыр төзелеше бу город!
И тырыштык! Измәләрне издек,
Ташлар тездек, кайчак чәчтек тә...
Җыясыны уйлар вакыт бармы
Гел хыялдан торган яшьлектә?!
Чынга ашты – калыкты яңа кала!
Торып басты завод-пәһлеван.
Шигырь... шигарь... аһ, буталды аңнар,
Корыч атлар даулый көр заман!
И эшләдек! Кулдан гөлләр түктек.
Тәгәрәде тәгәрмәчле еллар...
Хәтердә тик торып калды, никтер,
Кисешкән йә... кисешә алмаган юллар...
Җил ачулы, һаман ярсып исә...
Җен ачулы түгел, шунысы хак.
Әле кичә кичке урам буйлап
Озатып кайтты мине култыклап...
Шигарь... юк ла, шигырь сөйләп,
Шаккатырмак булдым, и тиле!
Тыңлады да ишетмәде бугай,
Һай, уйлы шул, уйлы Ил җиле...
Башта күңел, аннан үзебез килдек
Изге ният белән, чын мәгәр!
Җилкуарлар, җилбәзәкләр түгел,
Җирбизәкләр җаны бу шәһәр!
Илбизәкләр даны бу шәһәр!
Сирень ЯКУПОВА (1961) – шагыйрә, прозаик; С.Сөләйманова, Һ.Такташ, И.Юзеев исемендәге
әдәби премияләр лауреаты. «Йолдызлы уйлар», «Яшәү сере», «Кар юлы» исемле китаплар
авторы. Чаллыда яши.
«КУ» 08, 2026
Фото: википедия
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев