Бәрәңге
И бәрәңге! Сөйлим сине, Яратып, якын итеп.
Без үскәндә, бәрәңгекәй,
Булмасаң да туярлык,
Ачлыктан безне коткардың –
Сиңа һәйкәл куярлык!
Көзен кырда качып калсаң,
Язын идең кәлҗемә.
Черек булсаң да ашадык,
И бәрәңге, рәнҗемә!
Авыр елларда өстәлгә
Син мендең иң беренче.
Сине мактап җыр җырлады
Безнең заман кешесе.
Кайнар чагыңны яраттык,
Салкынны да ашадык.
И бәрәңге! Синең белән
Без дус-тату яшәдек.
Сельпога тапшырдык – уңыш
Чыкканда бераз артык.
Аның акчасына тузган
Киемнәрне яңарттык.
Пешә идең казаннарда,
Учактагы көлләрдә.
Беләсеңдер, игътибар юк
Сиңа соңгы көннәрдә.
Буш торган күпме бакчалар
Зарыгып бетте көтеп.
И бәрәңге! Сөйлим сине,
Яратып, якын итеп.
Аермыйм акка-кызылга –
Мактыйм гел «тәмле» диеп,
Яшьтәшләрем исеменнән
Алдыңда башым иеп.
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев