Бар ул хаклык – Хак Тәгалә, аның дине...
Соңармыйча тәүбә итсен ул гөнаһлы...
***
Кем ул әйтә: «Хаклык эзләп маташма да,
Юк ул хаклык – өндә килеш саташма ла».
Бар ул хаклык – Хак Тәгалә, аның дине
Юл күрсәтә саташканга, адашканга.
***
Ялгышулар туып тора бер-бер артлы,
Авыр сорау: кем хаксыз да, кем соң хаклы?
Соңармыйча тәүбә итсен ул гөнаһлы,
Тәүбәлегә Илаһым да хәерхаһлы.
***
Савап кылып яшәп калыйм дигәннәргә
Сабыр гына юл күрсәткән пәйгамбәр дә.
Хөкем кырыс чит өлешкә кергәннәргә,
Комсызларга – акча, байлык сөйгәннәргә.
***
Үзләренә җәза алар сорап тора:
Бәндәләрең хәрам җыя, гөнаһ кыла.
Тыелалмый азынганны-тузынганны,
Тәңрем, җыеп җәһәннәмгә олактыр ла!
***
Җан җылытыр җылы сүзләр кичекмәсен,
Кем булса да үзен ялгыз хис итмәсен.
Шат елмаеп карау язсын кешеләргә,
И күңелем, беркемне дә чит итмә син!
"КУ" 9, 2019
Фото: pixabay
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
И Фәнәвис абый... .......... ...Бу дөньяда чама белми узынганнар, ............Хәрәм җыеп, азынганнар- тузынганнар, ............... ...Гүя, җәннәт бакчасында, яшәп ята,- ...........Бар эшләре гөлләре күк чәчәк ата. ............. ...Безнең ише Алла колы тамак кыра,- .............Җәһәннәмгә олактыр!- дип дога кыла. .............. ...Ахирәттә, имеш, Ходай, тотар барсын! ..............Олактырыр! Тәмугъ уты йотар барсын!... ............ ...Үз- үзләрен юаталар шулай итеп. ...............Тик анда да, кемгә- кәлүш, кемгә- читек... ........... .... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0