Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бар шул телем!

Бакыйлыкка күчкәндә дә сорасалар кемлекне, Татарча сүз килер телгә – бәлки, җавапларда да?!

«Әле дә телең бар, булмаса
Карга күтәреп китәр иде...»
Әйтем


Бар шул телем! Ходай биргән, әзәлдән, телем барга,
Горур булып, шагыйрь булып, яшим бит дөньяларда!
Әйе, нәкъ телем барга да каныга күпме «карга»!
«Күтәреп китә»лмәгәч, «бар эч пошу дошманнарда»…

Күпме гасыр исән-сау син, Кол Гали, Тукай теле!
Телем бар, корычтай телем, чыныккан сынауларда...
Сөт телем син: халкын сөеп – Дәрдемәнд, Такташ, Туфан
Туган телдә тапты күпме саф энҗе-алмазлар да!
Бакыйлыкка күчкәндә дә сорасалар кемлекне,
Татарча сүз килер телгә – бәлки, җавапларда да?!

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев