Логотип Казан Утлары
Шигърият

Балдагыңа мәдхия

Тау гүзәле – җәйран, диләр, карый куркып як-ягын, Сискәнепме, яшь ханымнар сыйпый никах балдагын?

Тау гүзәле – җәйран, диләр, карый куркып як-ягын,
Сискәнепме, яшь ханымнар сыйпый никах балдагын?
Кисәтәме әллә балдак, язык уйданмы тыя?
Кинәттән ул гүзәлләрнең кыса, бәлки, бармагын?
...Гөлчәчәкләр генә күкрәп үсәр Сөю багында
Шәйлидер балдак ерактан хәтта шайтан таягын:
Матур чәчәк аткан юкса, янып тора бит ул да,
Шуңа алдана күп матур, күргәнче килеп якын.
(Шигырем – газәлем, син дә, дим, күңелләр «аулый»сыңмы?
Тыштан – матур син, ә эчтә юкмы бер кинәң тагын?!)
Мин гашыйк Яр балдагына еш кагыла: шиге бар!
«Дөнья катлаулы» дип тына... үзең аңла калганын.
«Тугрылыкка һәм балдакка яз бер мәдхия!» – ди ул,
Белә шул: шигырендә гашыйк – Гаташ алдый алмавын!

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әгәр җәйран күк яшь ханым еш кагылса балдакка, ........Җай чыгуга, мүкләк ирен, димәк, куя алдап та... ......... ... Әгәр “дөнья катлаулы”дип сөяркәгә акланса, .........Ә бераздан “мышык- мышык”күкрәгенә капланса, ......... ...Түзмәс хәтта, азмас җирдән, карт йөрәк тә азачак, .........Һәм сөяркә “балдагына бер мәдхия” язачак. ........ ... Сәйлән